МӨХӘРРИР СҮЗЕ
Хөрмәтле укучыларыбыз!
Яшел Үзән» газетасын сайлап, безгә булган ышанычыгыз өчен һәркайсыгызга ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
Быел язылучыларыбыз санының артуы — безнең өчен зур сөенеч тә, зур җаваплылык та.
Димәк, сезнең өчен район яңалыклары, авылларыбыз тормышы, хезмәт кешеләре язмышы һәм туган телдә чыккан газета кадерле. Алга таба да сезнең ышанычны акларга, кызыклы һәм эчтәлекле язмалар белән сөендерергә тырышачакбыз.
Бергә булганыбыз өчен рәхмәт!
Һәр йортка шатлык, иминлек һәм тынычлык телим.
Ихтирам белән, «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Илсөя Садыйкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев