Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мөхәммәтшин: Тукайның тормышчан поэзиясе дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелде

Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр академиясендә, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай коммеморация объекты буларак: дәүләт һәм җәмгыять» дигән Бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Чарада фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре Тукайның иҗади мирасын саклау, тарихи хәтерне ныгыту һәм киләчәк буыннарга тапшыру, тарихи аң формалаштыру һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча фикер алыша.

Конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул башлап, Татарстан Фәннәр академиясенә конференцияне оештырганы, шулай ук галимнәрнең Тукай мирасын актуальләштерү, мәдәни истәлекне саклау, төбәкара фәнни-белем бәйләнешләрен үстерү һәм шагыйрьнең халыкара имиджын ныгыту өлкәсендәге тырышлыклары өчен рәхмәтен белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Туган тел көне һәм татар халкының күренекле улының тууына 140 ел тулу алдыннан мондый игътибар символик мәгънәгә һәм зур әһәмияткә ия. Бүгенге чара ярдәмендә без бай мәдәни мирас калдырган шагыйрьгә рәхмәтебезне белдерәбез. Үзенең иҗади таланты белән ул, үткәнне бүгенге көн һәм киләчәк белән бәйләп, татар мәдәниятен үстерүнең мөһим юнәлешләрен билгеләде», — диде.

Ул шуны да ассызыклады: Татарстанда Тукай истәлеген саклау өчен бик күп эш башкарыла. Барлык муниципаль районнарда шагыйрьнең туган көне истәлекле чаралар, күргәзмәләр, шигырь укулар һәм социаль челтәрләрдә акцияләр белән билгеләп үтелә. Туган тел көнендә ТР Рәисе тарафыннан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла. Шагыйрьгә бәйле объектларда реставрация эшләре алып барыла, Россиядә һәм чит илләрдә яңа һәйкәлләр куела. Татарстан Фәннәр академиясе һәм Язучылар берлеге Тукай мирасын тирәнтен өйрәнү буенча киң күләмле тикшеренүләр алып бара.

Фәрит Мөхәммәтшин Тукайның гуманистик, тормышчан поэзиясе дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелүен, әсәрләренең күп телләргә тәрҗемә ителүен аерым билгеләп үтте.

«Россиядә яшәүче һәр кешегә кадерле булган бөек рус шагыйре Александр Пушкинны үзенең укытучысы санап, Тукай шигъри сүз ярдәмендә якташларына мәңгелек кыйммәтләрне җиткерә алды. Аның танылган әсәрләре Россия халыклары дуслыгының үзенә күрә шигъри манифестына әверелде», — дип өстәде ул.

Сүз азагында Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә катнашучыларга кызыклы фикер алышулар, нәтиҗәле аралашу һәм уңышлар теләде.

Конференциядә Россия, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстаннан тарих, әдәбият, музей, сәнгать белеме өлкәләрендә йөздән артык галим һәм белгеч катнаша. Чара кысаларында биш тематик секция эшли: «Идеология һәм хакимият аспектында дәүләт коммеморация стратегияләре», «Җәмгыяви аңда һәм коллектив хәтердә Тукай образы», «Мәдәни киңлектә коммеморатив практикалар», «XX—XXI гасырларда Габдулла Тукайның иҗади мирасын актуальләштерү», «Татар мәдәниятендә һәм милли тәрбиядә Габдулла Тукайның роле һәм урыны».

Бүген шулай ук Тукай истәлегенә багышланган күргәзмә эшләде, анда шагыйрьнең тормышы, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлегенең төп вакыйгаларын чагылдырган фотосурәтләр һәм документлар тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев