Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш

Мошенник тотылган

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Волгоград өлкәсеннән Яшел Үзәндә ике өлкән кешене алдаган 26 яшьлек ирне кайтартты.

Бу елның июнендә 76 яшьлек ир янында урамда машина тукталып, аның йөртүчесе бабайны өенә кадәр илтеп куярга тәкъдим итә. Пенсионер ризалаша. Юлда барганда машина йөртүче үзенең сугыш барган илдән ничек качып китүе турында сөйли. Пенсионерны ул шундый ышандыра һәм аңардан 45 мең сум акча бурычка сорап тора. Акчаны ул гаиләсен алып кайтыр өчен кирәк дип аңлата. Пенсионер бабай аны кызганып Гоголь урамындагы фатирына чакыра. Шул ук тарихны картның хатынына да сөйли. Ул акча урынына залог буларак аларга ике плед һәм үзенең ялган телефон номерын калдыра. Соңыннан алданган зыян күрүчеләргә полициягә генә шалтыратырга кала.

Бер айдан соң шул ук ир социаль хезмәткәр буларак Степная урамында яшәүче 96 яшьлек әбигә килә. Ул аңа озакламый пенсиянең яңадан исәпләнүен һәм шуңа күрә өйдә булган купюраларның номерларын язып алырга кирәклеген әйтә. Әби матрас астыннан бар җыйган акчасын чыгарып бирә. Тегесе купюраларны язып ала һәм аннан соң үзенә чәй салып бирүне сорый. Әби кухняга кереп китү белән 56 мең сум акчаны алып чыгып кача.

Полиция хезмәткәрләре бу кешенең Волгоград өлкәсендә яшәвен ачыклыйлар һәм аны тоткарлап Яшел Үзәнгә кайтаралар. Хәзер ул үз гаебен таныган һәм зыян күрүчеләргә китерелгән зыянны каплаган. Аңа карата РФ Җинаятьләр Кодексының 158, 159нчы маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Полиция хезмәткәрләре тоткарланучының башка җинаятьләргә дә катнашы барлыгын исәптән чыгармыйлар һәм шуңа күрә аннан зыян күрүчеләрнең полициягә 02 телефоны аша хәбәр итүләре сорала.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев