Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенникларның ярдәмчесе тотылган!

Яшел Үзәндә пенсионерлардан акча алып, җинаятьчеләргә тапшыручы курьерны тоткарлаганнар.

Моннан ярты ел тирәсе элек яшел үзәнлеләргә "Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте" дигән хәбәр белән билгесез кешеләрдән шалтыратулар килә башлады. Берничә сәгатьтән соң ишектә курьер пәйда була һәм акча салынган пакетны алып китә. Ул вакытта җинаятьчеләр тотылган була, ләкин мошенниклык очраклары яңадан кабатлана. Өч пенсионер аферистлар корбаны булды. Китерелгән зыян 600 мең сумнан артык.

Әлеге алдаулар буенча җинаять эше кузгатылды. Җинаятьчегә 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы игътибарлы булырга һәм таныш булмаган кешеләргә акча бирмәскә куша.

Әгәр сездә шик туса, 02 яки 112 номерлары буенча полициягә шалтыратыгыз. Мошенникларның корбаны булмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев