Мошенниклар урланган акчаларны кире кайтарырга вәгъдә итеп, җинаятькә җәлеп итә ала
Мошенниклар кешеләрдән урланган акчаларны кире кайтарырга вәгъдә итеп, аны җинаятькә җәлеп итә ала. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.
Фото: редакция архивыннан
Аферистлар Эчке эшләр министрлыгы яки Тикшерү комитетының ялган сайтына сылтама җибәрә ала. Аннан соң корбан үз мәгълүматларын шунда кертә. Шәхси мәгълүматларны алгач, мошенниклар корбанга басым ясавын дәвам итә һәм тагын да күбрәк акча урлый, яки аны диверсия кебек җинаятьләргә этәрә ала. Нәтиҗәдә, аларның корбаны чын срок ала.
Шулай ук зыян салучылар «юридик фирмалар» аша акчаны кире кайтарырга тәкъдим итә, яки урлаучыларны белүләре һәм алар белән кире кайтару турында килешә алулары турында хәбәр итә. Ике очракта да «ярдәмчеләр»гә түләргә кирәк. Акчаны алгач, җинаятьчеләр югала.
Прокуратурада зыян салучылар белән сөйләшүләр алып бармаска, курьер булып эшләмәскә яки башка законсыз гамәлләргә ризалашмаска, шулай ук җинаятьчеләр үз максатларында куллана ала торган видео төшермәскә киңәш итәләр. Бердәнбер дөрес гамәл – полициягә мөрәҗәгать итү.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев