Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенниклар сим-картага хезмәт күрсәтү килешүен озайтырга тәкъдим итә

Зеленодольскида сим-картаның гамәлдә булуын озайту сылтавы белән Дәүләт хезмәтләрендә аккаунтларны «вату» очраклары ешайган.

Соңгы өч көндә генә дә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча дежур частенда шундый берничә хәбәр теркәлгән.

Зыян күрүчеләр үз корбаннарына кәрәзле телефон операторы булып шалтырата, сим-картаның гамәлдә булу вакыты тәмамлануын хәбәр итә, смс-хәбәр белән килгән һәм «Дәүләт хезмәтләре» сайтынна керү кодны атауны сорыйлар.


Васильево бистәсендә яшәүче 73 яшьлек ханым полициягә шундый шалтырату турында сөйләгән. Ул «кәрәзле элемтә операторы хезмәткәре»нә барлык смс-кодларны әйткән һәм, «Дәүләт хезмәтләре аккаунтын «ваттылар», документларны кемдер үзенә күчерә» дигән сүзләрне ишеткәч, шунда ук трубканы ташлый.


Икенче көнне пенсионер «Дәүләт хезмәтләре» сайтына керергә тырыша, ләкин экранда аккаунтның «ватылган» булуы турында хәбәр һәм мөрәҗәгать итәргә телефон номеры язылган була. Зыян күрүченең шалтыратуына таныш булмаган ир-ат җавап бирә, ул дәүләт хезмәтләреннән барлык документларны кемдер үзенә күчергәнен һәм аның исеменнән мошенниклар кредит алу өчен гариза биргәнен аңлата. Чит кеше хатыннан банк карталары турында сораша башлагач, ул мошенниклар белән аралашуын аңлый, трубкасын куя һәм полициягә мөрәҗәгать итә.


Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ кисәтә: беркемгә дә телефон аша шәхси мәгълүмат - банк карталары номерлары, CVV-кодлар, код сүзләре һәм смс парольләрне бирмәгез!

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев