Мошенниклар Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кызга зур суммада кредит рәсмиләштергән
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән.
Шуларның 35е – шәһәрдән, 4есе районнан булган. 17 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 үтерү, 1 талау, 20 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 9 мошенниклык, 1 корал табу очрагы һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 факт теркәлгән.
Комаров урамындагы кибеттән 3226 сумлык товар урлаганда беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 44 яшьлек ир тотылган.
Паратская урамындагы кибеттән 3748 сумлык товар урлап чыкканнар. Моның буенча 41 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.
46 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, билгесез зат аның исеменә банкта, ниндидер юллар белән 800 мең сумга кредит рәсмиләштергән. Болардан соң 500 мең сумны үзенә күчермәкче булган, әмма гамәлен ахырына кадәр җиткерә алмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев