Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Моны белеп, беркайчан да телефон мошеннигы корбаны булмассыз

Кереш сүз Уку вакыты: 1 минут. Бәясе: йөзләрчә мең экономияләнгән сум акча (мәкалә ахырында тылсымлы таблетка).

«...Сезне саклык банкының икътисади куркынычсызлык хезмәткәре борчый...». Мондый шалтыратуларны без һәрдаим ишетеп торабыз. Безгә «иминлек хезмәткәрләре» дә, «тикшерүчеләр» дә, «оперуполномоченныйлар» һәм «яхшы ниятле»ләр дә шалтырата, аларның барысы да безнең акчаны җинаятьчеләрдән ашыгыч рәвештә коткарырга ниятли. Телефон мошенниклары турында газета саен язып торсак та, барыбер аларга ышанучылары табыла.

 

Ни өчен шулай була соң? Чөнки кешеләр гади әйберләрне белми.
 

Бу мәкаләдә без бүтән беркайчан да телефон мошенниклары корбаны була алмаган ачык әйберләр турында сөйләргә тырышырбыз.
Банклар, полиция, Тикшерү комитеты, ФСБ шалтыратмый.

Бөтенләй шалтыратмыйлар. Иң соңгы очракта сез һәрвакыт алар тәкъдименнән баш тарта һәм повестка белән чакыртуларын таләп итә аласыз.

Тагын бер серне ачарга була. Хәзер таныш-белешләр мессенджерлар аша шалтыратмый, чөнки телефон аша җиңелрәк һәм ышанычлырак. Шуңа күрә, әгәр дә сезгә, кайсы булса да мессенджер аша таныш булмаган номердан шалтыраталар икән, бу 99,9 процент мошенник. Андыйлар белән бөтенләй аралашмау хәерлерәк булачак. Чөнки бу безгә күптәннән «таныш булган тарих».
 

Ә чынлап та банктан шалтыраткан булсалар?

Банктан шалтыратуларына ышанучыларны аңларга да була, чөнки совет заманы кешеләре алдашуларга күнекмәгән һәм кемнәрнеңдер шундый юлга басуларын башларына да китереп карамый. Һәрчак яхшылыкка ышанасы килә бит. Бу очракта сезне 100 очракның 100 процентында саклап калачак коткару таблеткасын тәкъдим итәргә була!
БАНККА ҮЗЕГЕЗ ШАЛТЫРАТЫГЫЗ! Телефоныгызны куюдан бернәрсә дә булмас. Банкның контакт номеры буенча шалтыратып (кагыйдә буларак, алар барлык банк-клиентларда һәм банк карталары артында бар), кем шалтыратуын ачыкларга була. Ә банкларда барлык шалтыратулар теркәлеп кенә калмый , ә сөйләшүләр язылып та бара әле. Әмма бу очракта да кисәтергә кирәк: бервакытта да шалтыратучы биргән номер буенча түгел, ә картада күрсәтелгән рәсми номерга шалтыратыгыз!
 

Барысы да шулай гади булгач ни өчен корбаннар күп соң?

Моның ике сәбәбен атарга кирәк.
Беренчесе: кешеләрнең үзләренең алданасы килә. Сәер яңгырыймы? Мөгаен, әмма бу чыннан да шулай!
Икенчесе: мошенниклар, ничек кенә сәер яңгырамасын, еш кына яхшы психологлар һәм «корбаннарының» халәтен тиз сизеп ала һәм белә. Кеше өстеннән һәртөрле манипуляциянең сере – аның ачуын чыгару. Шуннан соң аңа кирәкле мәгълүматны җиткерү һәм гамәлләр башкарырга этәрү күпкә җиңелрәк.


Ә коткару төймәсе кайда соң?! Вәгъдә иттең!
Менә ул!

Мошенниклардан 100 процент саклый торган кызыл төймә ике гамәлдән генә тора:
1. Ишетәсеңме, банк­тан, эчке эшләр министрлыгыннан, ФСБдан һәм башка структуралардан шалтыраталар икән, трубканы куй! Сөйләшүне туктат!
2. Банк-клиентта яки картаның икенче ягында күрсәтелгән банкның рәсми номеры буенча үзең шалтырат!


Менә ничек җиңел һәм гади икән бит? Ә иң мөһиме, логик яктан дөрес. Бер нәрсә дә уйлап чыгарырга кирәкми. Билгесез номердан шалтыраталар – трубканы куясың – банкка шалтыратасың. Менә шушы схема буенча эшли алсаң, беркайчан да телефон мошенниклары корбаны булмаячаксың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев