Могҗиза үз вакыты белән килә ул...
Бала чакта һәрберебез Кыш Бабайның тылсымлы көченә һәм үзеңне ел буе тәртипле тотсаң, һичшиксез могҗиза булачагына ышана идек.
Тик еллар үтү белән теләкләребезнең чынга ашачагына ышаныч кими бара һәм кемнән дә булса шундый хәлләр турында ишетсәк «бала-чага әкияте» итеп кабул итәбез. Ә бит барыбер һәрберебезнең күңел почмагында Яңа ел могҗизасына кечкенә генә өмет чаткысы яна. Бар бит теләкләре чынга ашучылар. Шулар арасына мин үземне дә кертәм.
Яңа елга теләк теләү серен диимме, ырым-шырымын диимме, мин кечкенә чагымнан ук әниемнән күрдем. Курант сәгатьләре сукканда ул кечкенә кәгазь битенә тиз-тиз нәрсәдер яза да, яндырып, көлен шампан шәрабе салган бокалына коя һәм төбенә кадәр эчеп куя иде. Ә аннары, өлгердем дип, елмая. Ничәдер яшемә кадәр мин моңа көлемсерәп кенә карадым, соңрак әнинең бу йоласына кушыла башладым.
Еллар дәвамында хәтта үземнең эффектлы стратегиямне дә булдырдым: теләкне хәлдән килгән кадәр аңлаешлы итеп язарга, ә сүзләрне мөмкин кадәр кечкенә кәгазьгә сыйдырырга һәм моны сәгать унике тапкыр сукканчы эшләп өлгерергә. Бу вакытта шампан шәрабенең тәме турында бөтенләй уйламыйсың һәм аны тоймыйсың да. Башта бер генә уй: ничек тә өлгерергә!
2012 елда беренче тапкыр кияүгә чыгарга теләвем һәм яңа тун кирәклеге турында яздым. Ул вакытта миңа 24 яшь һәм күп кенә дус кызларым гаиләле булып өлгергән, ә миңа тәкъдим ясаучылар һаман күренми иде. Тун алырга да һич вәгъдә җитмәде.
Бу теләк минем башымда шуның кадәр озак йөрде, хәтта хәзер дә йолдыз атылганны күрсәм «Тун!» дип әйтеп куям, гәрчә инде кирәге булмаса да.
Беренче елда теләкләрем тормышка ашмады. Шулай да көлле шампан шәрабе эчкәннән соң ике айлар узгач, «горнолыжка»да Искәндәр исемле егетне очраттым. Таныштык. Ә киләсе Яңа елны каршылаганда шул ук теләкләрне теләдем. Һәм без аның белән очраша һәм бергә яши башладык. 2014 елда кабат «кияүгә чыгасым килә һәм тун кирәк» дип яздым. Өченче тапкырдан бу ырым эшли башлады бит!
Туган көнемдә иртән уянып киттем дә, кроватым янындагы тумбочкада бүләк тә, чәчәкләр дә күрмәгәч, янымда яткан Искәндәргә төрттем. Ул торып, тумбочкасыннан косметичка алды да миңа сузды. Ачтым, ә анда теш пастасы кабы килеп чыкты. Бу миннән көлә инде, дип, бөтенләй кәефем төшеп китте. Мин нишләргә белми торган арада, Искәндәр шул каптан йөзек алып, исемсез бармагыма кидерде. Мин шатлыгымнан, йөзекле кулымны өскә күтәреп, бүлмә буенча тиле кебек йөгерергә, сикерергә тотындым.
Бер биш минуттан гына аңыма килеп, миңа бит әле тәкъдим ясаучы булмады, нәрсә тилерәсең, дип уйладым. Искәндәр янына килеп, йөзекне кире тоттырдым да, ә хәзер әйдә сөйлә, дидем. Ул бераз дулкынланып, шул ук вакытта тантаналы итеп: «Исламия, калган гомерегезне минем белән уздырырга риза булмассызмы икән?» – диде. Әлбәттә инде, мин ике дә уйлап тормыйча «риза» дидем.
Туй сәяхәтенә кая бардык дип уйлыйсыз? Грециягә инде! Миңа чәшке тун алырга! Моделен озак сайладык, иң яхшысын эзләдек. Һәм мин кәгазьдә язган, башымда ясаган фасонлысын алдык.
Ышанасызмы-юкмы, сезнең эш, әмма әлеге яңа ел ырымы аркасында минем теләкләрем чынга аша. Шунда ук түгел, әлбәттә, вакытлар узганнан соң булса да, аша.
Туйдан соң бала турында хыялландым. Башта игезәк малайлар теләдем, барып чыкмады, аннары бер малай сорадым – юк, булмады, ә өченче елда кызга ризалаштым һәм дөньяга принцессабыз туды. Быел улыбызга да өч яшь булачак. Шөкер итәргә дә онытмыйм. Ә кызым быел Яңа ел сәгатьләре сукканда, кызык өчен генә, шулай ук, теләкләрен яндырган көлне согына салып эчте. Без бит күңелебездән теләкләребезне барыбер Аллаһка юллыйбыз... Шуңа аларның чынга ашачагына ышанабыз.
Яңа туган елда һәммәбезнең хыялларының чынбарлыкка әверелүен теләп калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев