Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мочалка күле буенда зур шау-шу куптарган хәл (+фото)

Карл Маркс урамындагы сарайларны сүтү срогы 10 ноябрьгә билгеләнгән.

Биредә яшәүчеләргә бу турыда инде ел башында ук хәбәр ителгән иде. Чөнки Мочалка күле тирәсендә яңа йортлар салына һәм алар төзекләндерү, матурлау зонасына эләгә.
Элек, йортларда газ булмаган заманнарда бу сарайларда утын саклаганнар. Бүгенге, бөтен кешенең фатиры җылы һәм кайнар сулы көндә әлеге корылмаларның кирәге юклыгын һәммәбез дә аңлый. Шулай да, биредә яшәүчеләр аларны үз кирәкләрендә куллануын дәвам итә: кемдер - техник инвентарь, кемдер - бәрәңгесен, кишерен һәм гомумән, өенә нәрсә сыймаган - шуны саклый. Тик бер сарай да милек буларак рәсмиләштерелмәгән.
Газетаны басмага җибәрер алдыннан гына К.Маркс урамында яшәүче бер хатын килеп: «Тапканнар вакыт сарайларны сүтәргә! Бәрәңгеләрне базга салып кына куйган идек!» - диде.
Бүген әлеге йортларга хезмәт күрсәтүче оешманың директоры Сергей Офошин биредә яшәүчеләр белән чираттагы җыелыш уздырды. Ул анда яшел үзәнлеләрне тагын бер кат, сүткән вакытта кирәк яракларына зыян килмәсен өчен, сарайларын бушатырга кирәклеген искәртте.
Дөреслек яки хаксызлык турында бик күп сөйләргә була, тик закон бар һәм Яшел Үзәндәге бу хуҗалык корылмаларын сүтәргә дигән килешүгә инде кул куелган. Шулай ук шәхси әйберләреңне үзеңнеке булмаган урында саклауның законсыз булуын да аңларга кирәктер. Көн билгеләнгән һәм бары тик ике атна вакыт калып бара. Бу вакытны сарайларның сүтеләчәге турында хәбәр ителгән белдерүләрне ертуга сарыф иткәнче, малыгызны урнаштыру өчен урын табуга багышласагыз яхшырак булыр кебек.
Илсөя Завилейская.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев