Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мобилизацияләнгән татарстанлылар полигоннарның берсендә практик әзерлек уза

«Бүген бездә практик дәресләрнең беренче көне булды.

Тулаем алганда, сроклы хезмәттәге кебек стандарт җыелма бирелде. Автомат, аңа «магазин», противогаз, «магазиннар» өчен букча һәм көрәк. Бүген ату күнегүләрен башкардык. Ятып һәм басып ататарга өйрәндек...»,-дип хәбәр итә «Круги в полях» телеграм-каналы авторы Тимур Нагаев.

Ул шулай ук хәрби хезмәткәрләр коллективында сугышчан кәеф һәм яхшы кәеф булуын билгеләп үтә: «Көннән-көн үз взводыбыз белән ныграк берләшәбез, моңа мин бик шат. Мораль хәлебез яхшы дәрәҗәдә».

Хәрби хезмәткәр сүзләренә караганда, солдатларның теоретик дәресләрендә мөһим тактик күнекмәләргә: разведка һәм сугышчан гамәлләрдә маскировкага өйрәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев