Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мобилизация хакында

Мобилизацияләүнең яңа дулкынын көтәргә кирәкми, хәзерге мобилизацияләнгәннәр махсус хәрби операция кысаларында хәрби бурычларны үтәү өчен җитәрлек.

Бу хакта Дәүләт Думасының оборона комитеты әгъзасы Виктор Соболев, РФда гомуми мобилизация игълан итү мөмкинлеге турындагы "Подъем" басмасы яңалыгын кире кагып белдерде.

Шул ук вакытта Соболев ассызыклаганча, мобилизациянең яңа дулкыннары бары бер шарт белән - Украинада башка дәүләтләр конфликтка кергән очракта гына булырга мөмкин.

Соболев билгеләп үткәнчә, мобилизация кысаларында формалашкан кайбер кушылмалар әлегә кадәр хәрби әзерлек үткәрәләр. Шуңа күрә барлык мобилизацияләнүчеләр дә сугыш кырында бурычларны үтәргә җибәрелмәгән, шулай булгач, яңа чакыру турында әлегә сөйләргә иртәрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев