Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән егете: «Мин качмакчы идем, әмма вакытында аендым»

Алмаз мисалында сорауларны ачыклыйбыз. Хезмәт итмәүчеләр, хатын-кызлар чакыруы һәм чит илгә китү турында сөйләячәкбез.

1. Мин хезмәт итмәдем. Мине алырлармы?
Сезне хәрби комиссариатка чакырырга мөмкиннәр, әмма практикада Татарстанда бер генә кешене дә хәрби хезмәт тәҗрибәсеннән башка мобилизацияләмәгәннәр.

2. Хатын-кызларны чакырамы?
Юк, Татарстанда бер генә хатын-кызга да чакырылмаган. Аның хәрби белгечлеге булса да.

3. Кеше повестка алгач, аны санга сукмыйча хәрби комиссариатка килмәсә, нинди җаваплылык каралган?
Килмәгән өчен административ штраф яный — 500 сумнан 3 мең сумга кадәр. Ә менә повестка буенча килмәгән мобилизация резервында булган кешегә җинаять җаваплылыгы яный. Җәза - 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

4. Кулында повестка була торып, чит илгә чыгып китә алалармы?
Юк, ярамый. Илдән чыккан очракта граждан законны бозачак һәм административ яки җинаять маддәсе буенча җәза алачак.

5. Повестка алмаган хәрби бурычлы кешеләргә чит илгә чыгарга мөмкинме соң?
Әйе, ярый. Хәзер мобилизацияләнергә тиешле гражданнар өчен илдән чыгуга чикләүләр кертелергә тиеш түгел, чөнки Россиядә гомуми түгел, ә өлешчә мобилизация игълан ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев