Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мобилизация турында төп сораулар һәм җаваплар (дүртенче өлеш)

Махсус операциядә катнашучылар өчен яшь чикләүләре һәм түләүләр турында.

1. Нинди яшькә кадәр мобилизацияләнергә мөмкин?


Рядовой һәм сержант өчен – 50 яшь чик, дип хәбәр итә «Объясняем.рф» порталы. Кече офицерлар өчен – 60, өлкән офицерлар 65 яшькә кадә мобилизацияләнә. Әмма Татарстанда практикада 45 яшькәчә солдатлар һәм рядовойлар гына чакырылды, олыраклар алынмады.

2. Мобилизацияләнгәннәргә күпме түләячәкләр?


Званиесенә, вазифасына карап. Әйтик, рядовой һәм сержант 195 мең сумнан да ким алмаячак.
Түләүләр айга бер тапкыр башкарылачак, хезмәт хакы хәрби часть исемлекләренә кертелгәннән соң саналачак. Ягъни, мобилизацияләнүче җыелма пунктка эләккән вакыттан аның хезмәте башлана. Инде анда алар түләүне кая җибәрү турында реквизитлар күрсәтеп, бердәм исәп-хисап үзәгенә гариза язалар. Әгәр мобилизацияләнгән кеше җыелу пунктына сентябрьдә эләксә, беренче түләү аңа 10 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр киләчәк.
Мобилизацияләнүче җыеннарда торганда, ул дәрәҗә һәм вазифасыннан чыгып түләүне ала. Мәсәлән, офицер өчен - бу якынча 40 мең сум. Төрле бәяләүләр буенча, гади кешеләр өчен 15 меңнән 30 меңгә кадәр. Хезмәт хакы махсус хәрби операция территориясенә җибәргәндә артачак.


3. Бер тапкыр биреләчәк түләү буламы?


Федераль бер тапкыр бирелә торган түләүләр әлегә юк. Әмма, мәсәлән, кайбер предприятиеләр «Татнефть» - 50 мең сум, КАМАЗ - 50 мең сум, «Таттелеком» - 100 мең сум мобилизацияләнүчеләргә акча керттеләр.

4. Мобилизацияләнүчеләрнең эш урыны сакланырмы?


Әйе. Эш бирүче хезмәт шартнамәсен туктатып тору турында боерык чыгарырга тиеш, ә бухгалтерия – хезмәт хакы бирү көнен көтмичә, барлык эшләгән, әлегә акчасын алмаган көннәр өчен исәп-хисап ясарга тиеш.

5. Мобилизацияләнгәннәрнең кредитлары белән ни булачак?


Айлык түләүләрне мобилизациянең бөтен срогына паузага куярга мөмкин булачак. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде һәм Президентның имзалавын көтә. Кредит каникуллары белән мобилизацияләнүче үзе дә, аның гаилә әгъзалары да файдалана алачак, дип планлаштырыла. Теләк буенча түләү күләмен хезмәт чоры дәвамында киметергә мөмкин. Кредит каникуллары алу өчен мобилизацияләнүчегә банкка мөрәҗәгать итәргә һәм гариза язарга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев