Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мобиль пенсионер: Яшел Үзәннең киләчәге

Цивилизация чорында заман белән бергә атлап бару өчен көн-төн укырга һәм өйрәнергә кирәк. Яшьләр тиз эләктереп ала һәр яңалыкны. Ә менә өлкән яшьтәгеләргә нишләргә?

Аларның да Интернет дөньясына чумасы, иң текә телефоннардан файдаланасы, банк карталары белән алыш-биреш итәсе килә. Чөнки башкача булмый да.
Шуларны истә тотып, Яшел Үзәннең Ветераннар советы инициатива белән чыккан. Аларның «Өченче яшьтәгеләр университетын» булдырасы, ягъни торгызасы килә. Чөнки, мондый университет безнең шәһәрдә 2012 елга кадәр эшләп килгән. Аннан соң финанслаулар булмавы сәбәпле туктатылган булган. Ә Казанда мондый үзенчәлекле уку йорты күп еллардан бирле уңышлы эшләп килә, өлкән яшьтәгеләр дә бик канәгать.
Яшел Үзәндә әлеге «университетны» торгызуны Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская да тәкъдим иткән. Проектын да әзерләгәннәр. Укуларны Яшел Үзәннең В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты филиалында оештырмакчылар. Бу уку йорты укырга теләүчеләргә бинаны да, сыйныф бүлмәләрен дә һәм квалификацияле укытучыларны да бирергә әзер. Иң мөһиме финанслар мәсьәләсен генә хәл итәргә кирәк. Ә анысын Яшел Үзән Пенсия Фонды аша хәл итү күздә тотыла һәм актив сөйләшүләр алып барыла.
Хәзерге вакытта ветераннар советы группа җыя. 50 кешедән торган ике группа булырга мөмкин. Группаны 15 гыйнварга кадәр туплап, февральдән укуларны башлап та җибәрмәкчеләр. Программа 64 сәгатькә исәпләнгән. Алар арасында «Финанс грамоталылыгы», «Матурлык һәм стиль», «Сәламәтлекне саклаучы технология­ләр», «Заман шартларында маркетинг», мастер-класслар һәм башкалар булачак. Әлбәттә инде, Яшел Үзәндә ТРда яшәүче картасы гамәлгә ашырылганда, бу тема көнүзәктә торачак. Кеше хокукына кагылышлылары да булыр дип көтелә. Проект бар, димәк аның чынга ашасы көн кебек ачык.
Укырга һәм белемен арттырырга теләүчеләр бу шансны кулларыннан ычкындырмаслар, мөгаен. Ә Яшел Үзән ветераннары һәрвакыт актив булулары белән аерылып торды һәм торалар. «Укыр­га, укырга һәм укырга!». Девиз шундый.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев