Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мәктәптә укытучылар ни өчен соң?

Күптән түгел интернет киңлекләрендә бер яңалык күзгә чалынды, сезнең телеграм-каналыгызда күрдем кебек, кызлар.

Хәзерге вакытта репетиторлык белән акча эшли торган укытучыларны янә мәктәпләргә кайтару. Бик дөрес закон бу! Аңламыйм, ник элек заманда булмады соң бу репетиторлар, хәзер бит 50 процент кына түгел – йөз процент 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары шуларда шөгыльләнә. Гаилә бюджетына бик каты суга торган әйбер бит бу. Бер генә фәннән түгел бит, имтиханнарны биргән барлык фәннән репетитор кирәк. Һәрберсе 500 сум (бу әле арзан бәя) алса да, атна саен 1500 сумыңны чыгарып бирергә кирәк дигән сүз. «Репетитор начар булса үзлектән өйрәнсен балагыз», – дип әйтүчеләр булыр. Ә мәктәптә укытучылар ни өчен соң? Шуны аңлатып бирегез әле, зинһар!

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.Кадерле укучыларыбыз! 

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев