Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» – шатлык өләшә

Җитә вакытлар, җәмәгать, күп калмады... Нинди булсын инде, барыбызның да зарыгып көтеп алган мәктәптә укулар башланырга айдан да ким вакыт калып бара бит, әллә онытучылар бармы? Юктыр... Андый саллы гына кесәгә суга торган вакыйга үзен бик тиз искә төшерә ул.

Чынлап та, хәзер мәктәпкә баланы әзерләү - кызыңны кияүгә бирү белән бер, билләһи. Әле ярый аз керемле, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүче акцияләр, оешмалар бар. Соңгы елларда шундый авыр хәллеләрне әлеге бәладән әзме-күпме «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия чарасы коткара. Ул инде быел да старт алды. Хәтерләсәгез, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә кертелгән республика акциясе беренче адымын 2007 елда ясаган иде. Иганәчеләрне мәктәп букчалары, канцеляр кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формалары сатып алып балаларга тапшырырга җәлеп итү аның төп максаты булып тора. Ә оештыручылары Мәгариф һәм фән министрлыгы, хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан регионы бүлекчәсе, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары.
ТР хөкүмәте тарафыннан укыту базаларын яхшыртуга күп көч һәм финанслау булса да, меценатлар ярдәменнән башка чишеп булмаслык мәсьәләләр дә җитәрлек. Һәр мәктәпнең, колледж һәм техникумның тәмамлаган хәлле укучысы бар. Һәр укучының яраткан укытучысы булмый калмый. Үзегезгә белем биргән мәктәп бусагасын кабат атлап керергә вакыт табарга тырышыгыз. Проблемалары белән кызыксыныгыз. Сезнең чыпчык канаты кадәр генә булса да ярдәмегезгә бик шат һәм рәхмәтле булачаклар. Үткәнен хәтерендә саклаучыларның гына киләчәге бар, диләр.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 2007 елдан бирле мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче 165 мең балага 210 миллион сумлык булышлык ителгән. Республикабызда 2017/2018 уку елында 44 мең тирәсе бала I сыйныфка бара, шуларның 9 меңенә материаль ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, тагын 2-11нче сыйныфлылар арасыннан 10 меңнән артык бала хәйрия игътибарыннан читтә калмаячак. Әлеге социаль әһәмияткә ия булган акция уздырылу дәверендә респуб­ликабыз халкы арасында гына түгел, бөтен Россия күләмендә дә яңгыраш тапты. Безнең районда яшәүче беренче сыйныфлыларга уку кирәк - яраклары белән шыплап тулган портфельләрне тантаналы тапшыру чаралары түбәндәге тәртиптә барачак:
14-20 август - авыл җирлекләрендә;
15 август, 10:00 сәгатьтә - 5нче гимназиядә;
17 август, 10:00 сәгатьтә - 9нчы лицейда.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә үз өлешен керткән һәркем рәхмәткә ия. Чөнки алар уку йорты бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә җыенган балага чын мәгънәсендә ышаныч һәм бәхет өләшүчеләр.

Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев