Дальняя урамындагы 17нче мәктәп янында каравылчы гранатага охшаш әйбер күреп, полиция чакырткан. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре экспертиза ясап, аның "Ф-1" маркасындагы пехотага каршы торучы граната булуын ачыклаган. Эксперт нәтиҗәсенә караганда, граната шартлаткыч әйбер булып санала, әмма ул тирә-як өчен куркыныч тудырмаган, чөнки запалы булмаган. Хәзер эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре...
Дальняя урамындагы 17нче мәктәп янында каравылчы гранатага охшаш әйбер күреп, полиция чакырткан.
Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре экспертиза ясап, аның "Ф-1" маркасындагы пехотага каршы торучы граната булуын ачыклаган. Эксперт нәтиҗәсенә караганда, граната шартлаткыч әйбер булып санала, әмма ул тирә-як өчен куркыныч тудырмаган, чөнки запалы булмаган. Хәзер эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шартлаткыч әйбернең кайдан булуын ачыклау белән мәшгуль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев