Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мәк» операциясе бара

Июнь аенда хокук саклау органнары хезмәткәрләре «Мәк» оператив-профилактика операциясе башлап җибәрде.

Максаты - наркотиклы үсемлекләрнең законсыз әйләнешен булдырмау. Полицейскийлар дача һәм бакча участокларын тикшерә, хуҗаларына наркотиклы үсемлекләрне законсыз үстерүнең тыелуы турында аңлата. Үстергән очракта гражданнарга 4 мең сумга кадәр штраф, яисә 15 тәүлеккә кадәр арест салынырга мөмкин. Юридик затларга штрафның күләме 300 мең сумга кадәр җитә. Зур күләмдә булса, гаепләнүченең 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүе бар. Шулай ук авыл җирлекләрендә яисә бакчачылыкларда кыргый үсеп утырган наркотиклы үсемлекләр юкка чыгарылмаса, гражданнарга - 2 мең сум, вазифадагы затларга - 4 мең сум, ә юридик затларга 40 мең сум күләмендә штраф салына. Мәк үстерүгә бәйле мәгълүматны 4-46-37 яисә 02 телефоны аша хәбәр итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев