Оператив-профилактик «Мәк» операциясенең беренче этабы ахырына якынлаша.
Аның максаты - үсемлек наркотиклары белән бәйле булган хокук бозуларны кисәтү, шулай ук наркотик матдәләр чималын җитештерү, үстерү очракларын ачыклау.
Яшел Үзән наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре «Мәк» операциясе вакытында Карамалы Тау бистәсендә яшәүчедән сату өчен диеп әзерләп куелган өч кап марихуана табып ала. Йортында тентү вакытында төргәкләргә төрелгән 115 граммнан артык марихуанага да тап булалар. Шулай ук 54 яшьлек яшел үзәнле подъездында бер төргәк марихуана сатарга җыенган вакытта тотыла. Наркотик саклауның ике факты буенча Васильево бистәсендә яшәүче 22 яшьлек кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Анда оператив хезмәткәрләр чын мәгънәсендә наркотик «ассорти» - синтетик һәм үсемлек наркотиклар табып ала. «Мәк» операциясе барышында наркотик матдә табу һәм саклау буенча 5 җинаять эше кузгатыла.
Күпсанлы кисәтүләр булуга карамастан, үсемлек наркотикларны халыкка элекегечә табуы ансат. Наркотик матдәләр булган үсемлекләр юкка чыгарыла. Яшел Үзән полицейскийлары мәк һәм киндер үскән 36 урынны ачыклаган һәм юк иткән.
«Мәк» операциясенең икенче этабы августтан сентябрь ахырына кадәр уза. Район халкының исенә төшерәбез: наркотиклар белән бәйле булган җинаять һәм хокук бозулар, югарыда әйтелгән үсемлекләр үскән урыннарның барлыгы турында белсәгез, үзегезнең участок вәкиленә яисә МВД бүлегенең Яшел Үзән районы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлегенә 4-46-37,4-35-24 телефоны аша шалтыратып әйтә аласыз.
Лилиана Куликова.
Нет комментариев