Михаил Афанасьев яшел үзәнлеләрне Татарстан Республикасы көне белән котлады
Хөрмәтле Яшел Үзән шәһәре һәм районы халкы! Чын күңелдән сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Бу көн ватанпәрвәрлекне, хезмәт сөючәнлекне, күпмилләтле Ватан традицияләренә тугрылыкны бәяләгән барлык татарстанлыларны, яшел үзәнлеләрне берләштерә.
Республикада яшәү өчен уңайлы мохит булдырылган шәһәр һәм җирлекләр төзекләндерелә, социаль инфраструктура үсә. Биредә халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, нәтиҗәле, конкурентлыкка сәләтле икътисад булдыру, социаль, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре уңышлы хәл ителә.
Республикабызның байлыгы – аның хезмәт сөючән, талантлы, тырыш кешеләре. Без көн саен бергәләп Татарстан Республикасы тарихын язабыз һәм аның үсеше өчен тырышабыз!
Барлык яшел үзәнлеләргә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, ә безнең республикага – үсеш һәм уңышлар телим! Бәйрәм белән!
Михаил Афанасьев,
Яшел Үзән шәһәре мэры һәм Яшел Үзән районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев