Михаил Афанасьев Загородная урамында яшәүчеләр белән очрашты
Быел Загородная урамында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр башкарылды.
Өч күпфатирлы йорт тирәсен төзекләндерүдә төзүчеләргә җирле халык та ярдәм күрсәтте – өмәләргә чыктылар.
Август азагында эшләрнең тәмамлануын күршеләрчә зур бәйрәм белән билгеләп үттеләр -ишегалды бәйрәмен оештырдылар. «Загородная» терроториаль иҗтимагый үзидарә халкы белән Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев та очрашты.
- Сезнең бер ишегалдында яшәүчеләрнең шундый дус, бердәм булуына мин бик шат. Сез территориаль иҗтимагый үзидарә (ТҖҮ) көче белән зур өлеш кертәсез, бу бик шәп! – дип билгеләде мэр.
ТҖҮ рәисе Алексей Туганов коллектив эш нәтиҗәләрен - керү юлында фотозонага әверелгән, буялган дивар, балалар мәйданчыгы, чыгышлар өчен сәхнә, баннерлар һәм башка эшләрен күрсәтте. Алга таба төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Китәр алдыннан Михаил Афанасьев халыкка татлы бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев