Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев хезмәттәшләре белән «Август Агро» компаниясенең иң эре элеваторында булды

Бүген Яшел Үзәндә республикабызның өч муниципалитет башлыкларын очратуга бик шатмын: Альберт Рәхмәтуллин - Кайбыч районы башлыгы, Айрат Җиһаншин - Апас районы башлыгы һәм Наил Вазыхов - Кама Тамагы районы.

Без «Август Агро» компаниясенең «Свияжск-Зернопродукт» иң эре элеваторында булдык. Хезмәттәшләрем белән продукцияне автокабул итү һәм саклау комплексын карадык, территориянең логистик өстенлекләре, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алыштык. Бу бөтен Татарстан фермерлары өчен менә дигән мөмкинлек.

Элеватор аша ел дәвамында 450 мең тоннадан артык уңыш җыелачак. Әлеге комплекс кыска вакыт эчендә суднога сәгатенә 700 тоннага кадәр ашлык, ә ж/д һәм автотранспортка - сәгатенә 350 тонна ашлык төяргә сәләтле. Саклауның куәте 16 силос корпусындагы 112 мең тонна орлыкка җитә.

Зеленодольск муниципаль район башлыгы, Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев