Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев төзелә торган «Зеленая Долина» микрорайоны территориясендә булды

Микрорайон зур Зеленодольск проекты составына керә.

Бүген инде ике күпкатлы йорт төзелеп беткән, тагын икесе төзелә башлаган. 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы белән спорт комплексы һәм ял үзәге булдыру планлаштырыла.

Шулай ук термаль комплекс белән глемпинг төзү планлаштырыла, проект якын арада ТР Раисе катнашындагы инвестиция Советында Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителәчәк.

«Зеленая Долина» микрорайоны проектына инвестицияләр күләме 18 млрд. сумнан артык тәшкил итәчәк/

«Зеленая Долина» микрорайоны проекты инфраструктурасында 3 төзелеш чираты планлаштырылган, алар 9 катлы 17 күпфатирлы уңайлы йортта 2175 фатир, шәхси балалар бакчасы, җәяүлеләр күпере һәм коляскалы әниләр өчен уңайлы мохит белән парк зонасы, кафе һәм коворкинг зоналары белән сәүдә үзәге, спорт спа-зонасы, фитнес үзәге һәм бассейны булган комплексны, 2500 машинага исәпләнгән үз парковкасын үз эченә ала.

Парк һәм бульвар бөтен сезонлы зоналаштыру принцибы буенча төзеләчәк. Биредә кыш көне чаңгы трассасы һәм җәй көне йөгерү юллары, ясалма күлдә массакүләм шугалак, амфитеатр һәм арт-объектлар барлыкка киләчәк. Бөтен торак комплексы аша велосипед-маршрут үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев