Михаил Афанасьев шәһәр урамнарын тикшерде
«Шәһәрне чираттагы тапкыр әйләнеп чыктык. Маршрут социаль челтәрләрдә яшәүчеләрнең хәбәрләре буенча төзелде», – дип яза район башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграм каналында.
Аларның берсе – «Авангард» паркы, шәһәр күле, Ленин урамы буйлап «Родина» музыкаль театры янындагы паркка кадәрге юл.
1. «Авангард» паркы
Балалар мәйданчыгы якын арада ремонтланачак. «Дөресен генә әйткәндә, уен элементларына мондый мөнәсәбәт ачуымны чыгарды. Уен мәйданчыгын яңартырга, бәясен исәпләргә, гомумән, бу юнәлешне үстерергә кирәк дип саныйм», – дип ассызыклады җитәкче.
Шулай ук, паркка керү урыныннан сул якта өстәл теннисы өчен инвентарь урнаштыру тәкъдиме дә яңгырады, «Яшь корабельчеләр» паркында бу юнәлешкә ихтыяҗ зур.
Парктагы боз шугалагы буенча профессионалларны һәвәскәрләрдән аеру үтенече хупланды. Яктыртыла торган әлеге хоккей мәйданы киләчәктә бүленәчәк. Бу хакта яңа сезонда өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкләр.
2. Күлгә парк аша
Территорияне җыештыру һәм агачларны пөхтә кисмәү буенча кисәтүләр бар.
Күл территориясендә суга якын килү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Биредә гаилә белән ял итү өчен мәйданчыклар җитми. Күлне чистарту мөһим.
3. Музыкаль театр янындагы парк яктыртылачак. «Гомумән алганда, миңа бу иҗтимагый киңлек бик ошый: ул стилистик яктан уйланылган, уңайлы, җиңел, ачык, әмма паркны карап торырга кирәк! Йөкләмәләр бирелде, контрольгә алдым», – диде Михаил Афанасьев.
Сәүдә объектлары, презентабельле булмаган киосклар, торак йорт ишегалларында куелган груша рәвешендәге уен автоматлары, кыштан соң тротуарлардан җыелмаган ком һәм башка бик күп нәрсәләр – җитәкчеләрнең күз уңыннан узды. Җитешсезлекләр тиз арада юк ителер дип өметләник.
– Яшел Үзән, аеруча үзәк өлеше кабатланмас һәм матур шәһәр. Андыйлар бүтән юк! Биредә һәр урамда һәм һәр ишегалдында үз архитектура тарихы. Бу бик кыйммәтле, һәм безнең бурыч – халыкка максималь уңайлылык тудыру, – дип сүзен йомгаклады район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев