Михаил Афанасьев районыбыз буенча эш сәфәре кылды
Район башлыгы милли проект буенча төзелә торган объектларны махсус контрольдә тота.
Норлат авылында Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев яшүсмерләр клубындагы капиталь ремонт барышы белән танышты.
- Без балаларыбыз һәм яшьләребез өчен барлык шартларны тудырырга тырышабыз - инфраструктура үсә, матди-техник база ныгый. Норлат - Идел буе зонасында иң зур җирлекләрнең берсе. Биредә яшь гаиләләр, яшьләр һәм балалар күп. Минем балаларга карата аерым дулкынландыргыч мөнәсәбәт, бәлки, үзем өч бала атасы булгангадыр, - дип шәрехләде Михаил Павлович.
Район башлыгы шулай ук полиция бүлегендә булды һәм Норлат мәктәбенең азык-төлек саклагычы ремонт барышы белән танышты. Моннан тыш, башлык Ленин урамындагы күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау эшләренең сыйфатын тикшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев