Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев районның «Сугышчан туганлык» активистлары белән очрашты

Район башлыгы махсус хәрби оперция зонасына озатылган иске УАЗиклар турында аңлатма бирде

- Без бу видеоларны эмоцияләр көчле вакытта яздырдык, шулай киң таралыр дип уйламадык. Видео дошманнарыбызга бик җай килеп чыкты. Әлбәттә, бу дөрес эш булмады. Әмма ул вакытта нәрсәнең ни икәнен, эшмәкәрнең нәрсә җибәргәнен белмәдек, хәзер бергәләп барысын да җайлаячакбыз, тикшереп, ярдәм итәчәкбез. Без барыбыз да бер зур эш башкарабыз, - дип билгеләп үтте «Сугышчан туганлык» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Морзабаев.

- Мин, район башлыгы буларак, аның территориясендә булган һәрнәрсә өчен җаваплы. Һәр гуманитар конвой уртак көч белән: эшмәкәрләр, волонтерлар, битараф булмаган гражданнар тарафыннан җыела. Моның өчен без аларга һәрвакыт рәхмәтле! Бу ике УАЗны «Икар Лтд» предприятиесе әзерләде, аның җитәкчесе Константин Шошин үз хисабына машиналар сатып ала, аларны төзекләндерә һәм хәрби операция зонасына җибәрә. Бу юлы шулай ук Лисичанскка «Майский»дан фура, «Икар»дан ике УАЗ һәм «Мостопоезд-33» предприятиесеннән мобиль мичләр белән «буханка» җибәрелде, - дип сөйләде Афанасьев.

«Икар ЛТД» җитәкчесе монда кеше факторы роль уйнаганын аңлатты.

- Әлбәттә, килеп туган вәзгыять өчен миңа уңайсыз, киләсе тапшыруларда машинаны сыйфатлырак итәрбез дип уйлыйм. Без машиналарны сынадык, барысы да яхшы иде, ләкин кайдадыр, димәк, карап бетермәгәнбез, - дип өстәде ул.

Сөйләшү барышында, "Сугышчан туганлык" активының автомобильләрне сайлау стадиясендә дә, шулай ук техниканы фото һәм видеофиксация, актлар белән тест-драйв үткәрү, әзерләүдә һәм озатуда турыдан-туры катнашачагы турында карар кабул ителде.

- Сугышчыларыбызга кирәк булган өстәмә комплектлаучы детальләр белән ике машина әзерләнәчәк. Бу эшне дәвам итәрбез, - дип йомгаклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Михаил Афанасьев встретился с активистами «Боевого братства» района

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев