Михаил Афанасьев: «Маяк» - шәһәребезнең спорт үзәге. Монда спортчыларга да, һәвәскәрләргә дә уңайлы булуы мөһим»
Яшел Үзән мэры «Маяк» спорт-сәламәтләндерү үзәгендә булды.
Ул оешма директоры Роман Насрединов белән берлектә спортчылар өчен тернәкләндерү үзәген карады һәм спорт комплексы инфраструктурасының алга таба үсеше турында фикер алышты.
Алда планнар күп: атказанган спорт мастеры Андрей Ларьков исемендәге спорт мәктәбен ачу, чаңгы-роллер трассасын яңарту, заманча кунакханә төзү, шәһәр һәм район халкы өчен комплекслы хезмәтләр күрсәтү.
«Маяк» - шәһәребезнең спорт үзәге, монда профессиональ спортчыларга һәм һәвәскәрләргә уңайлы булуы мөһим, - диде Михаил Афанасьев.
Тернәкләндерү үзәге бассейн, сауна, удар-дулкын терапиясе кабинеты, массаж кабинеты, кислород барокамерасы белән җиһазландырылган. Киләчәктә монда физиотерапия бүлеге дә эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, «Маяк» Яшел Үзән спорт комплексы территориясендә тернәкләндерү үзәге 2023 елның гыйнварында төзелә башлады. Бүгенге көндә ул тест режимында эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев