Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев: «Яшел Үзәндә хезмәт сөючән кешеләр яшәве һәм эшләве бик куандыра!»

Яшел Үзәндә даими рәвештә территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла, шул исәптән, коры агачларны кисү дә.

Таныш булыгыз: Сенычихин Валерий Васильевич, 6нчы разрядлы урман аударучы. Ул "Коммуналь хуҗалык" МУП хезмәткәре. Үз һөнәрендә 1996 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә, 69 яшендә дә, ул нык һәм актив, елына 300ләп коры һәм авария хәлендәге агачны кисә.

Бүген шәһәр буйлап йөргәндә аның белән очраштык. Яшел Үзәндә шундый хезмәт сөючән кешеләр яшәве һәм эшләве бик куандыра!

Менә шундый шәп кешеләр бездә! Исәнлек-саулык телибез.

Зеленодольск муниципаль район башлыгы, Зеленодольск мэры Афанасьев Михаил Павлович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев