Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев балалар лагерьларының эшчәнлеге белән танышты

Муниципалитет башлыгы дүрт балалар объектының эше белән танышты: Пионер лагере, Муса Җәлил исемендәге лагерь, Мирас-Наследие һәм Горький, балалар һәм оештыручылар белән аралашты.

Муса Җәлил исемендәге лагерьда торак корпусны капиталь ремонтлау, ашханәне ремонтлау һәм ФАП төзү эшләре төгәлләнде. Киләсе елда Горьковта спорт мәйданчыкларын яңартачаклар, лагерьны реновация программасына кертү өчен дизайн-проект булдырылды. «Мирас-Наследие» лагере территориясендә пляждагы эшләр төгәлләнде диярлек.

«Иң уңай хис-кичерешләрне безгә балалар бүләк итә. Күренеп тора, лагерьдагы сменалар аларга ошый, педагоглар составы ягыннан да балаларга күңелле, кызыклы, ә иң мөһиме, куркынычсыз һәм уңайлы булсын өчен зур эш оештырылган»,  – дип белдерде Михаил Афанасьев.

Яшел Үзән районында 11 лагерь эшли, Мирас һәм Горьковта 2 палаткалы лагерь ачылачак.

Быел лагерьларда барлыгы 6 меңнән артык кеше ял итәчәк. Бүгенге көнгә инде 3 меңгә якын бала савыктырылган, шул исәптән МХОдә катнашучыларның балалары да.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев