Авылдашлары татар егетенә машина бүләк иткән
***
2024 елның декабрь аенда Мисырда узган Коръән укучыларның Халыкара ярышында Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылы егете III урынны яулаган иде, бу Рамазан аенда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып, Сөләйманга бүләкне Мисыр президенты Абделфәттах Сиси үзе тапшырды.
Кичә, 30 мартта, гаеттән соң Урта әләзәнлеләр дә туган авылын таныткан хафизга бүләк ясаган. Алар аңа машина бүләк иткән! Котларга, күрәсез, бар авыл җыелган, дияргә мөмкин.
Видеода хафиз авылдашларына Аллаһының рәхмәтен тели.
Бәрәкәтле бүләк булсын, Сөләйман!
Видео Урта Әләзән авылы сәхифәсеннән алынды: Средняя Елюзань [Поволжье]
Фото: видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев