Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Мисс Татарстан-2026» конкурсы җиңүчеләрен билгеләделәр: алар арасында яшел үзән гүзәле дә бар

Республика башкаласында XXVIII «Мисс Татарстан-2026» конкурсының финалы тәмамланды. Бу елны чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

«Без бу гүзәл кызлар белән бер сәхнәдә басып торуыбызга бәхетле. Җир йөзенең чибәрләргә ярлыланмавына һәм сәхнәдә чираттагы 30 гүзәлнең басып торуына шатмын», – дип белдерде «Мисс Татарстан» оешмасы президенты Изольда Сахарова.

Традиция буенча, конкурс финалында Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 30 кыз катнашты, бу елның төп темасы Шәрекъ булды. Катнашучыларның костюмнары, һәрвакыттагыча, бердәм стилистикада һәм гомуми темага нигезләнеп эшләнгән иде. Быел да киемнәр өстендә дизайнер Екатерина Тонюшкина хезмәт куйды.

Конкурсның беренче этабында кызлар өч төстәге (яшел, зәңгәр һәм шәмәхә) җыйнак күлмәкләрдән чыкты. Һәркайсы үзе турында сөйләде: кайсы шәһәрдән, ничә яшьтә, кайда укый яки кем булып эшли, шулай ук үзенең кызыксынулары һәм тормыш максатлары белән уртаклашты.

Икенче этапта кызлар дефиледа бу елны шактый үзенчәлекле булган су коену киемнәреннән (купальник) чыкты: кызларның өстендә, купальниктан тыш, шараварлар һәм шәрекъ халатлары бар иде, ә билләренә яулыклар бәйләнгән иде.

Өченче этап – «Гәпләшик әле» конкурсы булды, анда суперфиналистларның һәрберсенә катлаулы сорау бирелде. Катнашучылар чиратлап җен лампасы янына чыктылар һәм, лампаны ышкыганнан соң, үз сорауларын алдылар.

Бу этапта жюри биргән сорау иң кыены булып чыкты. ТР халык артисты, La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Әбәзов катнашучыларның берсеннән музаның кем икәнен сорады. Кыз сорауга җавап бирә алмады, әмма якын арада бу мәсьәләне үзе өчен ачыкларга вәгъдә итте.

2026 елның республика төп гүзәле таҗын Түбән Кама кызы Амира Шәрипова яулады.

Татарстанның беренче вице-мисс титулына Яшел Үзәннән Камиллә Гаттарова лаек булды. Ә «Мисс Казан» исемен Татарстан башкаласында туган Евгения Петрова алды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев