Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мишустин киндер һәм мәк үстерергә рөхсәт итте

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин наркотиклы үсемлекләрне - киндер һәм мәкне үстерүне тыю турындагы карарның юкка чыгарылуы турында белдерде.

Тиешле документ рәсми хокукый порталда бастырылган. 
Медицина, сәнәгать һәм ветеринариядә җитештерү өчен бу үсемлекләр үстерергә рөхсәт ителә. Наркотиклы үсемлекләрне бары тик юридик затлар гына үстерергә мөмкин, дип ачыклык кертә "Интерфакс". 
19 июньдә Дәүләт Думасы Россиядә киндер һәм мәкне медицина максатларында үстерү турында закон проектын кабул итте. Дөрес, дәүләт предприятиеләрендә бу хокук махсус лицензия белән башкарыла. 
Закон кабул ителгәнчегә кадәр фәнни, тикшеренү максатларында һәм эксперт эшчәнлеге кысаларында наркотиклы үсемлекләрне үстерергә рөхсәт ителә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев