Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мирный микрорайонында урнашкан өлкәннәр һәм балалар поликлиникаларында телефон элемтәсе вакытлыча өзеклекләр белән эшли

Ремонт эшләрен башкару сәбәпле, №2 һәм №3 поликлиникаларның регистратурасына шалтыратканда кыенлыклар туарга мөмкин.

‍️Табибны өйгә ничек чакыртырга?

Терапевт яки педиатрны өйгә чакырту өчен, район үзәк хастаханәнең бердәм колл-үзәгенә 2-01-25 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Бу номер буенча колл-үзәк хезмәткәрләре сезнең чакыруны кабул итәчәк һәм аны тиешле белгечкә тапшырачак.

Район үзәк хастаханәсе администрациясе вакытлы уңайсызлыклар өчен гафу сорый һәм халыкның аңлавы өчен рәхмәт белдерә. Белгечләр телефон элемтәсенең эшен тизрәк җайлар өчен тырыша.

ЗЦРБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев