“Мир” картасы белән түли торган урыннар арта
1 октябрьдән "Мир" пластик картасы ияләренең мөмкинлекләре артачак. Бу хакта 2017 елның 1 маенда чыгарылган федераль законда әйтелә.
Хәзер елына выручкасы 40 миллион сумнан артып киткән сатучылар "Мир" картасын кабул итәргә тиешләр. Интернет кулланылмый торган урыннар гына искәрмә булып тора. Шулай ук, әгәр сатучының выручкасы елына 5 миллион сумнан кимрәк булганда, андый сәүдә объекты илкүләм түләү инструментын кулланмау хокукына ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев