Минниханов «Саклангыч» проектын хуплады: Казанда саклану корылмалары челтәре төзеләчәк
«Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасы финалистларының берсе үзенең «Саклангыч» проектын тәкъдим итте.
Фото: ТНВ
Ул Казанда ачык мәйданнарда, шул исәптән паркларда һәм скверларда саклану корылмалары челтәре булдыруны күз уңында тота.
Барысы да халыкның иминлеген тәэмин итү өчен. Андый күчмә комплекслар Белгород өлкәсендә кулланыла. Татарстан саклагычларының үзенчәлеге нәрсәдә? Проект авторы Айдар Әүхәдиев сөйләде.
МХО ветераны Айдар Әүхәдиев Белгород өлкәсе тәҗрибәсенә таянып, җәмәгать урыннарында махсус саклагычлар төзүне тәкъдим итә. Бетон блоклардан өслек саклагычларында 15 кеше сыя ала.
«Нинди дә булса куркыныч игълан ителгәндә, ишекләр керүне тәэмин итү өчен ачылачак», — диде «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы катнашучысы, «Саклангыч» проекты авторы Айдар Әүхәдиев.
Шулай ук ул күбрәк сыйдырышлы җир асты саклагычлары төзүне дә тәкъдим итә.
«Аларда зур сандагы гражданнарны сыйдырыр өчен барлык фильтрация корылмалары булачак», — дип өстәде Айдар Әүхәдиев.
Айдар Әүхәдиев Мамадыш районыннан. Казан танк училищесын тәмамлаган. ВДВ бригадасында хезмәт иткән. МХОда беренче көннәрдән үк катнаша, 2023 елда яраланудан соң туган ягына кайта һәм «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнаша башлый. Саклагычлар турындагы үз идеясен проект итеп рәсмиләштерә һәм Татарстан Рәисенә тәкъдим итә.
Рөстәм Минниханов проектны уңай бәяләде. Аны тормышка ашыруга Казан һәм Яр Чаллының тимер-бетон эшләнмәләре заводларын да кушу йөкләнде. Финанслаштыру республика бюджетыннан булачак.
Барлык теләүчеләр дә бу саклагычларны таба алсын өчен, аларның урнашу урыннарын интернет-карталарга — навигаторларга өстәргә планлаштыралар.
«Аларны "Яндекс. Карты" һәм "2ГИС" аша табып булачак. Әгәр мобиль элемтәне сүндерсәләр, йөкләнгән карталар буенча табарга мөмкин», — дип аңлатты Айдар Әүхәдиев.
Шулай ук саклагычларда гражданнар оборонасы буенча дәресләр үткәрү тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта корылмаларның проект документациясе өстендә эш бара һәм аларны урнаштыру урыннары билгеләнә.
ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев