Министрлыкта коронавирустан прививка ясатмау яхшырак булган кешеләрнең исемлеге аталды
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре тарафыннан коронавирустан прививканы ясатырга киңәш ителмәүчеләрнең тагын сигез төркеме билгеләнде.
Бу исемлек белән бик азлар гына таныш булса да, аны, һичшиксез, белергә кирәк.
Белгечләр COVID-19дан түбәндәге гражданнарга вакцинацияләнергә киңәш итмиләр:
- туберкулез белән авыручылар;
- төрле шеш авырулары булганнар;
- В гепатиты белән авыручылар;
- С гепатиты диагнозы куелучылар;
- соңгы ел дәвамында инсульт яки көчле коронар синдром кичерүчеләр;
- сифилис һәм ВИЧ белән авыручылар;
- шулай ук якындагы өч айда бала табарга ниятләүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев