Минем укытучым - иң яхшысы!
ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында «Мой учитель/Минем укытучым» республика ачык конкурсына йомгак ясалды.
Ул ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә педагог һәм остаз елы кысаларында оештырылды.
Конкурста җиңүчеләр арасында Зеленодольск шәһәре 5нче гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Камилла Нотфуллина да бар. Ул туган тел һәм әдәбият укытучысы Зөлфирә Салаховага багышланган эссесы өчен беренче дәрәҗә Дипломга лаек булды.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев