«2015 - 2020 елларда ТР талантлары белән стратегик идарә» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 18 майдан 16 июньгә кадәр «Минем шәһәр. Минем талант» исемле күчмә күргәзмә эшләде.
Алар республикабызның бик күп шәһәр-районнарында роуд-шоу үткәреп, дәүләт программасының мөһим элемтә һәм тәкъдир итү мәйданына әверелде. Аның максаты - Татарстанда булдырылган акыл һәм иҗат мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар киңлеген яшьләргә һәм остазларга җиткерү. Ник дигәндә, Талантлар университеты уздырган сораштырулар нәтиҗәсендә һәр икенче кешенең Татарстаннан читкә китәргә ниятләве ачыкланган. Ә бу яшьләрнең белем алу һәм эш базарының актуаль мәгълүматларыннан хәбәрдар булмавы турында сөйли.
Республикабыз һәм Яшел Үзән ия булган үсеш ресурсларын яшьләргә һәм аларның әти-әниләре колагына җиткерү максатыннан безнең шәһәребездә дә булды әлеге күчмә күргәзмә. Биредә талантлы яшь буын вәкилләренә ярдәм итәрлек һәм үсәргә мөмкинлек бирүче республика, шулай ук районыбыз проект-программаларын, төрле оешмалар үзләрендә эш урыннары тәкъдим иттеләр. Ата-аналар белән очрашып, балаларның потенциалын булдыру өчен шартлар тудыруда Талантлар университетының мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Ә чараның иң кызыклы өлеше «Минем шәһәр. Минем талант» дип исемләнгән, командалар арасында уздырылган мавыктыргыч бәйге (квест) булды. Анда төгәл фәннәр белән җитди кызыксынган, информацион технологияләргә һәм җәмгыять белеменә битараф булмаган, фәнни техника, иҗтимагый һәм эшмәкәрлек иҗаты белән «җенләнгән» яшьләр катнашты. Үзләренең проектларын эксперт-жюри бәяләмәсенә тапшырып, игътибарга лаек, дип табылганнарын яклап та чыгарга туры килде аларга.
Гөлнара ВӘЛИЕВА.
Тулырак - газетаның 46нчы санында.
Нет комментариев