Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Минем күңелем – музыкада»

Туган ягына олы мәхәббәтен, якташларына тирән хөрмәтен саклаучы шәхес - Россиянең композиторлар союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин - туып үскән шәһәре Яшел Үзәннең музыка мәктәбе концертлар залында иҗат кичәсен уздырды.

- Мин бирегә кайтыр­га бик яратам. Балачагым шушы урамда, юл аркылы гына ике катлы йортта узды. Шәһәребездә күптәнге традицияле, республикада иң зур музыка мәктәбе булу - горурлык. Ә Васильеводагы филиалы ачылышына дип махсус пьеса язган идем, - дип хатирәләрен яңартты күренекле якташыбыз.
Яшел үзәнлеләр, Рәшит Кәлимуллин көйләрен башкарган La Primavera камера оркестры (җитәкчесе Рөстәм Абязов), шулай ук «Маятник» төрле уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Виталий Харисов) чыгышларын таң калып тыңлады.
Рәшит Фәһим улы кичәдә үзенең укытучыларына җылы сүзләрен, зур рәхмәтен җиткерде, композиторлар союзыннан районыбыз башлыгы Александр Тыгинга һәм музыка мәктәбе директоры Антон Поповка рәхмәт хатларын тапшырды.
- Рәшит Кәлимуллин кебек күренекле шәхесләре белән сирәк шәһәр мактана ала. Хәзерге моментта без рухи азык алырга җыелган шушы бина да аның җиңел кулы белән төзелде. Нәтиҗәдә, искиткеч музыка әсәрләре тыңлау мөмкинлегебез туды. Мин шәһәребезнең матур киләчәгенә ышанам, чөнки аның шундый данлы үткәне һәм бай бүгенгесе бар! - дип, ярты Җир шарын гизгән һәм кая гына барса да көй язудан туктамаган композиторга рәхмәтен һәм хөрмәтен җиткерде Александр Тыгин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев