Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минем ирем сугыш чукмары

– Сәламнәр, кызлар! Шалтыратып кына сөйлим, язаргамы, язмаскамы – үзегез карарсыз, – дип, сүзен башлады трубканың икенче башындагы ягымлы гына хатын-кыз тавышы.

– Иң алдан шуны әйтәсем килә: бу ирләр бигрәк төрле инде. Кайсыберләре тынын да чыгармый, шыпырт кына үз көенә яши бирә, ә менә минеке кебекләргә күкрәк киереп дошман амбразурасына ташланырга кирәк. Сугыш чукмары кебек, билләһи, берсен дә калдырмый.


Ул минем 18 яшендә илебез каршында хәрби бурычын Чечен илендә үткән. Ике ел шунда хезмәт итеп, исән-имин өенә кайтканнан соң, контракт төзеп, кабат шунда сугышка киткән. Менә әйт инде син аны, ә? Нәрсә җитми бу ирләргә? Исән калуыңа шатлан да, яшә инде рәхәтләнеп! Юк! Күрәсең минем Рәмисемнең җаны борынгы заманнарда бик куәтле сугышчыныкы булгандыр. Әллә ниләр килә бу башка күп уйланулардан.


Рәмис минем икенче ирем, мин дә аның икенче хатыны. Инде табыштык, кавыштык, дигәндәй, ике ел матур гына яшәдек һәм бац – Украина! Беренче көннән үк кыпырдый башлады бу минем. Ачыктан ачык әйт­ми, әмма гел нәрсәгәдер тынгысызлануыннан, уйлануыннан сизәм бит инде. 

Әйттем: «Әгәр дә китәсең икән, мин синнән аерылам! Чөнки синең өчен борчылып, минем йөрәгем ярылачак! Әйдә яшик әле, безнең дә ниһаять бәхетле яшәргә хакыбыз бардыр бит! Озак бармас, бетәр синнән башка да ул сугыш», – дидем. 

Яшәдек. Быел язга кадәр түзде. Аңлыйм мин аны да, әйтәм бит аның рухы чын сугышчыныкы. Ул бит Чечнядан соң булган бер генә бәрелешне дә калдырмаган. Сириядә дә, Грузиядә дә, тагын кайларда булды соң әле, барысында да катнашкан. Болар барысы да миңа кадәр. Беренче хатыны ничек түзгәндер, белмим. Шуңа күрә, җаным тыныч булыр, дип аерылгандыр да әле, ике бала белән аңа да рәхәт түгел инде.

 Март аенда Рәмис кайтты да: «Мин медицина тикшерүләрен уздым, башка барлык кирәкле белешмәләрне тупладым. Шундый тәҗрибәм белән өйдә тыныч тормышта яши алмыйм болай. Ашым – аш, йокым – йокы түгел, сугыш төшләремә керә, бөтен күңелем шунда. Ачулансаң да, көтмим, дисәң дә, китәм», – ди бу миңа, күзләремә туп-туры карап. 

Мин дә карап торам моңа суларга да онытып. Кулына тоткан бөтен кәгазьләрен алдым, минәйтәм, карыйм әле, дим. Күз йөртеп чыктым да, Рәмис аңлап өлгергәнче барысын да тиз-тиз ерткалап идәнгә сиптем. Үзем уйлыйм: бу хәзер миңа берне сыптырса, үтерерлек итеп суга инде. Шаккатып бер миңа, бер идәндәге кәгазьләргә карый. Ә мин, ул нишләргә белми торган арада, кемдер этеп җибәргәндәй, Рәмисне бар көчем белән кысып кочаклап алдым. Шуның кадәр күңелем тулды, мышкылдап елап та җибәрдем. 

Үзем елыйм, үзем: «Җибәрмим, беркая да китмисең!» – дип кабатлыйм.

 Ул да мине кочып алды, торабыз шулай бүлмә уртасында. Булдыра алганча, ярар, беркая да бармыйм, дигән булып, мине тынычландырды. Мин дә, юләр инде, ышандым.

Рәмиснең эше шундый, ул сирәк булса да командировкаларга йөри. Бу юлы да, барып кайтам, диде. Бер заманны Владивостоктан шалтырата бу миңа. Шуннан морпехотага язылып, киткән бу илебезне сакларга. Менә нәрсә әйтеп була аңа, җә?! Сагынып, борчылып, елап ятам менә хәзер. 

Минем Рәмисем кебекләр илебез өчен алтын бәясе ирләр инде. Үзем дә юләр, ниемә дип каршы килергә иде аның теләгенә? Хет тәмләп, кеше төсле саубуллашкан, адәм-рәтле итеп җыеп җибәргән булыр идем. Болай качып китмәс иде. Чынлап та, аның кебек бөтен сугышларда булган, искиткеч тәҗрибәле кеше шундый вакытта ничек өендә утыра алсын инде, йә? Көне-төне телим, исән генә кайтсын! Аерыламмы соң?! Юк, әлбәттә. Мин аны үлеп яратам! Чиксез горурланам, чиксез!

Менә, ирең шундый сугыш чукмары булгач, берниш­ләп тә булмый, теләктә торырга һәм көтәргә генә кала. Иң мөһиме – кайтсын! Бары тик кайтсын!

Исемемне Фәридә дип куярсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев