«Минем гаиләм шәмаиле» акциясе уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте конкурс оештыра. Әлеге проектка каллиграфия нисбәтле хезмәтләр берничә номинациядә кабул ителә.
Проект җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, бәйгегә әзерләнгән хезмәтләрнең фотографияләрен 25 апрельгә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фотография белән бергә авторның тулы исеме, номинация, иҗади эш исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат теркәү мәҗбүри.
«Профессиональ каллиграфия» номинациясендә пыялага ясалган классик татар шәмаилләре кабул ителә. Җиңүчеләргә 20 мең, 15 мең, 10 мең сум күләмендә премияләр каралган. Эшләр А4 (210 мм-297мм) - А2 (420мм-594мм) форматында кабул ителә. Өстенлек стандарт форматларга бирелә (А4, А3, А2).
«Һәвәскәр каллиграфия» номинациясендә автор үзе теләгән техниканы кулланып ясаган шәмаилләрне тәкъдим итәргә мөмкин. Премия 7 мең, 5 мең сум, 3 мең сум күләмендә каралган.
«Балалар иҗаты» номинациясендә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, грамота, Рәхмәт хатлары тапшырылачак.
«Гаилә ядкаре» номинациясенә гаилә шәмаилләре фотолары кабул ителә. Гаилә шәмаилләрен саклаучыларга истәлек бүләкләре тапшырыла. Шулай ук аларга шәмаилләрендәге язулар укып күрсәтеләчәк һәм тәрҗемә ителәчәк.
Иң үзенчәлекле хезмәтләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк, ди чараны оештыручылар. Конкурста катнашкан иң яхшы шәмаилләр күргәзмәсе Кол Шәриф мәчетендә 15 майдан алып 15 июльгә кадәр уздырылыр дип ниятләнә.
Конкурска җибәрелгән шәмаилләрне тәҗрибәле белгечләрдән торган жюри бәялиячәк. Җиңүчеләр 21 майда - Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итү көнендә билгеле булачак.
Нет комментариев