Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минем фатирымны саткан акчада иремнең өлеше бармы?

- Мин икенче тапкыр кияүгә чыкканда фатир минем милектә иде. Шуны сатып, акчасын банкка салып куйсам, хәзерге ирем аның ½ өлешен дәгъвалый аламы?

Мәсәлән, кияүгә чыкканчы сезнең милектә булган фатирны саткан акчага тиз арада башка фатир алдыгыз, ди. Аерылышкан очракта ул ничек бүленәчәк? Бер яктан аны уртак мал итеп карарга була. Тик судта әлеге фатирның сезнең милектә булган торакны саткан акчага алынганын исбатлау авыр түгел. Сату белән алу арасындагы вакытның аз булуы - монда хәлиткеч роль уйный.
Икенче вариант: сез милкегездәге фатирны саттыгыз да, акчасын кассага салып куйдыгыз. Алар анда бер ел һәм аннан да артыграк ята. Аннары сез шул акчага фатир, машина яки башка кыйммәтле мал сатып алдыгыз, ди. Менә бу очракта аларны сезнең милекне сатканнан кергән акчага алынганлыкларын исбатлау мөмкин булмаячак. Чөнки сезнең ирегезгә судта аларны уртак эшләнгән акчага алынды, ә кассадагы акчаны хатыным үз кирәгенә яки казинода туздырды, дип әйтү берни тормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев