Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Минем өчен иң шәбе!

17 балалар бакчасы турында күптән язасым килә иде. Һич, йә вакыт житмәде, йә жай чыкмады. Инде бугенге бәйрәмнән соң язмый булдыра алмыйм.

Алдан әйтеп үтим инде, бу балалар бакчасына икенче баламны йөртәм. Яшәу урынын алыштырырга туры килгәч тә, йөрергә уңайсыз булса булсын, бу бакчадан баш тартмыйм, дидем. Башкасына күчерергә исәбем дә юк иде. Чөнки һәрбер тәрбияче бу бакчада җанын биреп эшли, һәр бала алар очен, кечкенәдән алып чыгарылыш группасына кадәр, узенекеннән ким түгел.  Иртән балаларны үзем йөртәм, шуңа күрә күп нәрсәне үз күзләрем белән күрәм. Бакчага елап һәм барасы килми торган балалар бик аз. Күбесе рәхәтләнеп, йөгереп, елмаеп килә. Ә инде безнең тәрбиячеләр һәрберсен елмаеп, кочак җәеп каршы ала. Ничек инде, сине яратып көтеп торучы, тәмле сүзен җәлләмәгән тәрбиячең янына бармыйсың?! Дөресен генә әйткәндә, үземнең дә шунда йөрисем килә. Әлбәттә, безне алмыйлар инде, безне эштэ генэ көтәләр. 
Һәрбер баланың теләген тыңлап, аңа үзенә бер төрле җай табып эшли алар. Бер берсе белән аралашырга, дус - тату булырга өйрәтәләр. Төрле - төрле ачык дәресләр уздыралар.  Юл йөрү кагыйдәләренә, йә инде татар теленә багышланган булсын, алар барысы да бик эчтәлекле һәм бик уйланып әзерләнгән була. Ә алар уздырган бәйрәмнәр?! Сүз белән генә әйтеп бетереп булмый! Төрлесеннән - төрле костюмнар ясап, тамашалар куеп, ә инде нинди генә персонажлар юк анда! . Берсен карап - көлеп егыла язасың, берсе - уйландыра, бик мәгънәлесе дә була. 
Алар дәресләргә дә бик нык әзерләнә, кайсысын уен белән, йә җыр, шигырь белән өйрәнәләр. Акыл дәресләре генә түгел, физик дәресләр дә көчле. Дисциплинаның нәрсә икәнен өйрәнәләр. 
Безнең бакчаның һәрбер эшчесе үзенә бер ягымлы һәм бик ачык. Иртән ишегалды җыештыручы елмаеп каршы ала, аннан “нянечка”лар һәм тәрбиячеләр. Әлбәттә, көнең ничек башлана, шулай үтә, диләр. Алар янында булып чыккач, үземнең дә битемнән елмаю төшми. Бик рәхәт менә анда килеп керәсе. Безнең әти - әниләр дә бик дус һәм тату. Бер - беребез белән уртак тел табып, гел аралашып торабыз. Бу да бит тәрбияче ярдәменнән башка тугел. 
Яраткан балалар бакчасында эшләгән һәркемне мактасам да, артык булмас, дип уйлыйм. 
Тәрбияче ярдәме белән төрле бала төрле яклап үсә, алар бакчага килгәндә бер чәчәк бөресе кебек, ә монда тәрбиячеләр белән ачылып, чын чәчәк булып чыгалар. Шуңа күрә, бу бакчада балалар өчен җан атып эшләгән һәркемгә, бик зур рәхмәтемне белдерәм. Менә 8 март бәйрәме уңаеннан да биредә искиткеч, күңелгә кереп калырлык итеп бәйрәм уздырдылар. Анда булган һәрбер ата-ана, әбиләр һәм сеңелләр күз яше түкмичә калмады... Аның хәтле оештырырга, әтиләрне җыерга һәм бу идеяне чынга ашырганнары очен бик зур рәхмәт аларга! Әти-әни күңелендә генә түгел, ә балалар күңелендә дә уелып калды бу чара... 
Соңгы сүзем шул, бу биюне караганда без, әниләр генә түгел, ә минем янымда утырган 10 яшьлек кызым да күз яше белән карап утырды. 

Алия Сабанчеева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


17 балалар бакчасын яраталар

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев