Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Миңнеханов Яшел Үзәннең 5 нче гимназиясенең 12 яшьлек укучысы хыялын тормышка ашырды һәм аны "КАМАЗ"да йөртергә чыгарды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында 12 яшьлек Данияр Галиевның Яңа ел хыялын башкарды һәм аны “КАМАЗ”да йөртте.

Данияр Яшел Үзәндә яши, спорт белән мавыга, марафоннарда катнаша, шулай ук сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Малай "Теләкләр чыршысы"на чын узыш трассасында йөрергә хыяллануын язган открытка җибәрә. Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» ирекле Яңа ел акциясендә катнашып, Данияр открыткасын алды.

Президент малайны "КАМАЗ" автомобилендә йөртте. Миңнеханов үзе пилот иде, ә Данияр штурман урынын алды, механик "Дакар" раллиенда биш тапкыр җиңүче Эдуард Николаев булды.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Миңнеханов берничә баланың яңа ел теләкләрен үтәргә вәгъдә итте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1302

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллахнын рахмэте яусын балаларыннын рэхэтен курсен