Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Миңнеханов: гражданнарыбызның сәламәтлеге сагында торган медицина хезмәткәрләренә түбәнчелек белән баш иябез

ТР Президенты медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, гражданнарның сәламәтлеге сагында торган республиканың һәр медицина хезмәткәренә рәхмәт белдерде. Бу хакта ТР Президентының Медицина хезмәткәре көне белән котлавында әйтелә.

«Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең хезмәтегез һәрвакыт кызгану, шәфкать һәм кешелеклелекнең югары дәрәҗәсе белән аерылып торды. Көн саен кешеләрдә өмет һәм оптимизм уятып, авыртуларын уртаклашу җиңел түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул безнең атаклы якташыбыз Владимир Бехтеревның: «Әгәр дә авыруга врач белән сөйләшкәннән соң җиңелрәк булып китмәсә, ул врач түгел»,- дигән сүзләрен мисал итеп китерде.

ТР Президенты сүзләренчә, кешеләр турында кайгырту, сәламәтлек - иң югары кыйммәткә ия буларак - хакимият органнары эшендә өстенлекле бурыч. Республика эзлекле рәвештә сәламәтлек саклау системасын үстерү буенча чаралар күрә. Милли проектлар һәм максатчан программалар кысаларында яңа югары технологияле үзәкләр төзелде, хастаханәләрне һәм поликлиникаларның җиһазлары шактый яңартылды. Шул ук вакытта, матди-техник базаны ныгыту һәм югары технологияле ярдәм үстерү белән беррәттән, без медицина мөмкинлекләреннән файдалануны тәэмин итү һәм авыруларны профилактикалау, медицина кадрларын әзерләү һәм аларга ярдәм итү буенча тырышлыкларны эзлекле рәвештә үстерәбез.

Соңгы вакытта медицина үсеше иҗтимагый куркынычсызлык факторына әверелә бара. Нәкъ менә сез коронавирус пандемиясе шартларында сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, төп авырлыкны үз өстегезгә алдыгыз һәм кеше гомерләрен коткарып, фидакарь хезмәт итүегезне дәвам итәсез. Лаеклы рәвештә үзебезнең сәламәтлек саклау традицияләрен дәвам итәсез, татарстанлыларның ихтирамын казанасыз, дип ассызыклады республика җитәкчесе.

«Безнең гражданнарның сәламәтлеге сагында торган һәрбер медицина хезмәткәренә баш иябез һәм тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә һөнәри уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!" - дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев