Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов: Covid-19 авыруның югары ноктасына җитмәдек әле

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республика сәламәтлек саклау системасы авыруның яңа агымына тулысынча әзер.

Татарстанда әлегә коронавирусны профилактикалау белән бәйле чикләү чараларын киметергә алмый, чөнки республикада авыруның иң кызган чагы әле үтелмәгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

"Авыру пигына без әле җитмәгән. Бу хакта Россия Президенты да әйтте. Мәскәүдән дулкын башка төбәкләргә китә. Шуңа күрә, кызганычка каршы, без әлегә үзебезнең чикләү чараларын киметә алмыйбыз. Мин Татарстан халкына рәсми рәвештә мөрәҗәгать итәм - болар барысы да сезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге хакына эшләнә. Инфекцияләнгән һәр кеше башка кешеләр өчен куркыныч тудыра", - диде Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада күрелә торган чаралар коронавирус куркынычын минимальләштерүгә юнәлдерелгән. "Белгечләр безнең авыруның югары ноктасыннан ерак икәнебезне раслар. Математик модельләр дә, төрле тикшеренүләр дә бар. Әмма без үзебезгә карата никадәр кырыс булсак, югалтуларыбыз шулкадәр азрак булачак ", - дип аңлатты республика җитәкчесе.

Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау системасы яңа куркынычка тулысынча әзер, предприятиеләр, шәһәрләр һәм районнарда эш кирәкле дәрәҗәдә оештырылган. «Кичә без Түбән Кама районында ике эре производствоның эше белән таныштык. Проблеманың җитдилеге аңлаешлы, дип әйтергә тиешмен. Мин барлык хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәм. Хокук саклау системасына: Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һәм башка структураларга йөкләнеш зур. Аңлашыла ки, без кабул итәргә мәҗбүр булган чаралар бөтен кешегә дә ошамый ", - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев