«Мине кыйнадылар әле, ничава!» (редакциягә килгән хат)
Әти мине кечкенә чагымнан ук кыйнады. Ул сугыш чукмары эчкече яки асоциаль кеше дә түгел. Бары тик, шулай дөрес, шулай тәрбиялиләр, дип санады. Мин бары тик унбиш яшьләремдә генә аңардан «Нигә?» дип сорарга кыюлык таптым. Чөнки миңа, синнән күпкә зуррак һәм көчлерәк кеше кыйный башласын өчен, бала нинди начарлык эшләргә тиеш булуын күз алдына китерү кыен иде. Әти шунда: «Сине үтерү дә аз», – диде.
Саулармысез, редакция кызлары! Күңелемдә каршылыклы уйлар өермәсе тынычлык бирми. Менә сезгә сөйләп, бераз бушанырга булдым. КФУда бергә укыган курсташымны бер көнне Казанга баргач очраттым. Сөйләшеп киттек. Һәм ул миңа коточкыч нәрсәләр сөйләде. Студент елларында без аның үз эченә бикләнгән, аралашырга яратмаучы кыз икәнен белә идек инде. Баштарак шул кабыгыннан чыгарырга тырышып карадык, аннары ничек бар – шулай кабул иттек, бәйләнмәдек. Ә баксаң, сөйләрлеге булган икән аның, әмма безнең аңа карашыбыз үзгәрер дип курыккандыр, мөгаен.
Бәлки, хәзер дә серләрен ачмас иде, тик күңеле тулган, бәргәләнгән чагына туры килдем бугай. Аны тыңлаганда тыела алмыйча еладым. Менә ниләр сөйләде.
«Мине балачагымда кыйнадылар әле һәм ничава, нормальный кеше булып үстем». Таныш сүзләрме? Ни кызганыч, хәзер дә аларны әйтүчеләр бар. Әти мине кечкенә чагымнан ук кыйнады. Ул сугыш чукмары эчкече яки асоциаль кеше дә түгел. Бары тик, шулай дөрес, шулай тәрбиялиләр, дип санады.
Мин бары тик унбиш яшьләремдә генә аңардан «Нигә?» дип сорарга кыюлык таптым. Чөнки миңа, синнән күпкә зуррак һәм көчлерәк кеше кыйный башласын өчен, бала нинди начарлык эшләргә тиеш булуын күз алдына китерү кыен иде. Әти шунда: «Сине үтерү дә аз. Ә мин сине тәк, сабак укытам», – диде. Ул көнне мин физикадан өчле алып кайттым. Чиреккә. Өч дүртле, бер өчле, калганнары бишле. Әти: «Каешны китер», – диде. Моңарчы ул каешны карышусыз алып килеп кулына тоттыра идем. Әмма ул көнне: «Юк! Сине нәрсә, эшеңдә ялгышларың яки җитәрлек тырышмавың өчен кыйныйлармы әллә?» – дидем. Ул көнне әти мине бигрәк тә каты кыйнады. Тәнемдә күгәрмәгән җирем әз булгандыр. «Моннан соң әтиеңә авызыңны ничек ачарга кирәклеген белерсең!» – дип ярды. Мин аңардан һәрвакыт курыктым. Курыктым гына. Яратмадым. Әлбәттә, яраткан кыз кыяфәте ясадым. Ә нишлим? Чөнки ул, бозылмас өчен сине һәр шимбә кыйный башларга кирәк, дип яный иде. Һәм егерме дүрт яшемә кадәр, аның өендә яшәгән вакытта («Минем йортымда яшәгәндә!!!» фразасын беләсең ич инде) мин шимбә көннәрендә өйгә кайтырга курка идем. Укудан. Эштән. Чөнки, иртәме-соңмы, аның мине кыйный башлаячагына ышана идем.
Хәзер, кырык биш яшемә җиткәч, нигә боларны искә аламмы? Мин җитлеккән хатын-кыз. Мине яратучы ирем һәм ике балам бар. Яхшы эшем. Инде күптәннән бирле әти-әниемә акчалата ярдәм итәм. Ә бер ай элек әтине инсульт бәрде. Әни шунда ук: «Өйгә кайт, булыш, сиңа бер бүлмәне әзерлик. Ярты шәһәрне иңләп, көн саен тегендә-монда йөрмәссең бит, бездә генә торырсың», – дигән планнар кора башлады. Әйе. Алар, мин гаиләмне ташлап, параличланган әтинең артын юу һәм кашыктан ашату өчен, кире аларга күченәчәкмен дип карар кылган. Әни дә бит яшь түгел, аны карый алмый, имеш.
Ә мин: «Яхшы картлар йортына урнаштырып, үзем түләячәкмен. Аның өчен башка берни эшли алмыйм», – дидем.
Ике атна әни белән әрләштек. Дөресрәге, ул миңа шалтыратып, дөньядагыны тутыра. Соңга таба, бер-ике җөмләсеннән соң ук, трубканы ташлый башладым.
«Әтиеңнең күзенә ничек карарсың, рәхмәтсез? Вәт балаларың сине картлар йортына тапшыруын күрәсе иде! Без сине ашаттык-эчерттек, укыттык!» – кебек сүзләрне бик еш ишеттем. Сиңа сөйлим, үземнең күзем тарта башлады. Бөтен нервыларым бетте. Без үз йортыбыз белән тордык һәм безне бакча ашатты. Ә мин шул бакчада кечкенәдән үк зурлар белән бер рәттән сөрдем. Ә укуым «бюджетта», түләүсез, беләсең бит инде. Әти белән әни миңа нәрсә бирде? Ирләр алдында курку. Мин иремне яратам. Ул йомшак һәм назлы. Һәм ул, тавышын күтәргән саен, минем сискәнүемне белә. Миңа түгел. Болай гына. Мәсәлән, берәр нәрсәне төшереп җибәреп, сүгенеп куйса. Мин сикереп торам һәм хәзер кыйный башлаячаклар дип көтәм. Мондый халәт берничә секунд дәвам итә. Бу рефлекс һәм ул гомерем буена шулай булачак. Дарулар да, психологлар да ярдәм итә алмый. Бүген картлар йортыннан шалтыратып, әтине хастаханәдән алып китүләрен хәбәр иттеләр. Ай саен акча түләп торачакмын. Әни шалтыратты. «Мине дә шунда илтәсеңме? Менә миннән нәрсә дә булса сорап кына кара! Тагын бер балаларың белән булышсам иде!» – дип җикеренде. Бер тапкыр булса да ярдәм иткәннәре булса иде. Үсеп, мәктәптә укый башлагач, артларыннан карарга кирәге калмагач, бер-ике сәгатькә кунакка алып торалар иде.
Нинди хисләр, тойгылар кичерәмме? Оят. Үземне бик начар кыз итеп хис итәм. Һәм, үземнең шушы яшемә кадәр әтидән куркып яшәвем өчен оят. Ул хәзер хәтта мөстәкыйль кашык тотып ашый да алмый, әмма бервакыт ул яныма килер дигән уйдан, чәчләрем үрә тора. Һәм тагын авырту хисе тоям. Чөнки мин әтине яратам. Чынбарлыктагыны түгел, ә үзем уйлап чыгарганны. Кечкенә чагымда һавага чөеп яраткан, җитәкләп мәктәпкә илткән, егылгач авырткан теземә өрүче әтине. Зуррак үскәч, проблемаларымны чишәргә булышкан, һәрвакыт терәк булган әтине. Миндә беркайчан да булмаган әтине.
Балаларын, мине кыйнадылар һәм ничава, нормальный булып үстем, принцибын кулланып тәрбияләүчеләр бар бит хәзер дә. Мин әллә нигә бер баланың арт санына уч табаны белән чәпелдәтеп алу турында әйтмим. Теләсә нинди сәбәп табып, көн саен яки бик еш кыйнаучылар турында әйтәм. Андый бала нормальный була алмый. Ул, яки әти кебек кансыз, яки минем кебек психикасы сынган кеше булып үсә.
Кеше минем турыда теләсә ни сөйләсен, әмма мин әтине үзем карый алмыйм. Мин аңардан шул халәтендә дә куркам. Әни үзе дә карый алыр иде әле аны, әмма никтер теләми. Мин әтине яхшы тәрбия, аерым бүлмә һәм «сиделка» белән тәэмин иттем. Артыгын булдыра алмыйм».
Курсташымны гаепли дә алмыйм. Бик кызгандым. Шулай вәхшиләрчә кыйнап үстергән әтигә карата нинди хисләр сакларга була? Белмим...
Райондашыгыз, Гөлнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев