Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Мин тавыш бирдем!" билеты буенча казанлылар концерт карый алачак

Бердәм тавыш бирү көнендә Казанда эстрада йолдызлары катнашында интерактив программа һәм концерт узачак.

11 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр Казанда яшәүче һәркемгә "Мин тавыш бирдем!" браслеты рәвешендә чакыру билеты бирәчәкләр, аның буенча "Ак Барс Арена" стадионы янындагы якшәмбе интерактив программасына килергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

 

Бәйрәм 13 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә башлана. “Ак Барс Арена” янындагы территория берничә зонага бүленәчәк: экстрим-мәйданчык, кибер-спорт зонасы, “Жизнелюб”, “Әдәби ишегалды” мәйданчыгы, ГТО нормаларын тапшыру территориясе, диджитал-зона, арт-инсталляция, музыкаль караоке-конкурс һәм башкалар.

 

Программаның кульминациясе - концерт, анда Әнвәр Нургалиев (16.10), Гүзәл Уразова (16.45), DABRO (18.00), Клава Кока (18.30), Нюша (19.10), Салават (19.50), Валерия (20.00) һәм Турецкий Хоры (21.00) чыгыш ясаячак. Кич белән бәйрәм салюты яңгыраячак.

 

Тавыш бирү 11-13 сентябрь көннәрендә узача. Сайлау участоклары өч көндә дә иртәнге 8 дән кичке 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев