«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе сәхнәсендә чыгыш ясау өчен гаризалар кабул ителә башлады
26 апрельдә уздырылачак «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрне җанлы музыка бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки акапелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Моның өчен профессиональ камера яки телефон камерасы кулланылуының әһәмияте юк. Башкаручылар саны чикләнмәгән. Җыр сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә. Язмада тулы җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар бәйгедә катнаша алмый».
Бәйгедә катнашу тәртибе түбәндәгечә: видеоны интернетка йөкләргә һәм гаризаны тутырырга, шулай ук «ВКонтакте»дагы сәхифәгә язманы репостларга кирәк.
6–12 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының «ВКонтакте» төркемендә иң яхшы башкаручыны билгеләү өчен тавыш бирү оештырыла.
Оештыручылар белдергәнчә, «Бәйгедә иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлар тарафыннан бүләкләр тапшырылачак. Ә оештыручылар сайлаган җиңүче(ләр)не 26 апрельдә сәхнәдә чыгыш ясарга чакырачаклар. Җиңүче(ләр) үз чыгышын Yummy Music белән бергә әзерләячәк һәм «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Ике атна дәвамында аранжировка эшләргә, репетицияләргә йөрергә һәм тере яңгырашта чыгыш ясарга әзер булырга кирәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев